news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан галимнәре Казахстанда Әхмәт Ясәви университеты оештырган җыенда катнашты

Алсу Шәмсутова «Татар театрының формалашуы (XIX йөз башы — ХХ гасыр ахыры)» дигән чыгышында татар театрының оешуы, драматургиясенең барлыкка килүе, үсеш юллары һәм бүгенге хәле хакында сөйләде.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). 20-22 октябрендә Казахстандагы Әхмәт Ясәви университеты тарафыннан оештырылган IX. Халыкара Тюркология конгрессы булып үтте. Бу турыда Ләвәнт Булут Төркиянең Анкара шәһәреннән хабәр итә. 

21 октябрьдә филология фәннәре докторы Толга Баендыр җитәкчелегендәге 20 нче номерлы секциядә Татарстаннан филология фәннәре кандидаты Алсу Шәмсутова, Төркиядән Барыш Бәрхәм Аҗар, Казакстаннан Роза Есбалаева һәм Толга Баендыр тарафыннан әдәбият темасына кагылышлы докладлар яңгырады.

Алсу Шәмсутова «Татар театрының формалашуы (XIX йөз башы — ХХ гасыр ахыры)» дигән чыгышында татар театрының оешуы, драматургиясенең барлыкка килүе, үсеш юллары һәм бүгенге хәле хакында мәгълүмат бирде. 

Шушы ук көнне төрек профессоры Нәвзат Өзкан җитәкчелегендәге 21 нче номерлы башка бер секциядә төрек галиме доцент Синан Гүзәл, Казахстаннан профессор Бактыгүл Кулжанова, филология фәннәре кандидаты Мурат Узун (Төркия), Айгерим Ожарова (Казахстан) чыгыш ясады. 

Мурат Узун «Гаяз Исхакыйның „Өйгә таба“ повестендә диалектологик үзенчәлекләр» дигән темасында язучының тормыш юлына тукталганнан соң, тел үзенчәлекләре хакында сөйләде. Аеруча, ул шушы әсәрдәге диалектологик сүзләрнең мәгънәсен, кулланылышын ачыклады, дип хәбәр итте Ләвәнт Булут.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100