news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев: Җанисәп алдыннан гаилә советында утырып сөйләшергә кирәк

«Катнаш гаиләләрдән балаларга нейтраль исемнәр бирәбез икән, алар да бит, телне беләме-белмиме, татар булып язылырга тиеш», — диде Шәйхразыев.

Васил Шәйхразыев: Җанисәп алдыннан гаилә советында утырып сөйләшергә кирәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев җанисәп алдыннан гаилә советында утырып сөйләшергә кирәклеген әйтте.

«Гаилә советы безнең өчен иң мөһиме. Без һәр гаиләгә барып җитәргә тиеш. Үз вакыты җитеп, бөтенебез авыз тутырып татарча сөйләр. Кайберләребез рухлары, нәселләре буенча татар булып та, телне белмәскә мөмкин, ләкин без аларга татар булып калганнары өчен бик рәхмәтле» — диде Васил Шәйхразыев Милли шура утырышында.

«Җиде буынны белергә тиеш дип әйтелгән икән, син шушы җиде буын алдында нинди хисап тотасың. Гаилә советында „без барыбыз да татар, әйдәгез, татар булып язылабыз“ дип утырып сөйләшергә кирәк», — дип ассызыклады. 

Аның сүзләренчә, җанисәпнең электрон вариантында гаиләнең бер кешесеннән генә дә барлык гаилә әгъзаларын яздыру рөхсәт. Әйтик, ире я хатыны өйдә булмаганда да, яздыручы килеп, гаиләнең бөтен әгъзалары турында мәгълүмат туплап китәргә мөмкин. Милләт турында алдан сөйләшү булмаса, аңлашылмаучанлыклар да чыгарга мөмкин.

«Алдан гаиләдә сөйләшү кирәк. 18 яшькә кадәр балаларны да әти-әни яздыра. Катнаш гаиләләрдән балаларга нейтраль исемнәр бирәбез икән, алар да бит, телне беләме-белмиме, татар булып язылырга тиеш», — диде Шәйхразыев. 

Ул яздыручы килеп, электрон вариантта тутыруга караганда, Дәүләт хезмәтләре порталында анкета тутырып үзең җибәрү яхшырак, уңайлырак булуын әйтте. «Әгәр яздыручылар законны бозалар һәм гариза язабыз икән, ул яздыручыны эшеннән алалар да, бүтән эшләмәячәк. Безгә дөреслек кирәк», — диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100