news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәфигулла Аширов: Беркайчан үзебезне себер татары дип әйткән юк, без - татар халкы

«Төрле диалектларда сөйләшсәк тә, бер милләт, без татар халкы дип дөньяга танылган. Россиядә дәүләт күрмәгән күпме халыклар бар. Ә без - бөек, зур, бөтен дөньяны тетрәткән, дәүләтле халык. Без - татар халкы», — дип әйтте мөфти.

Нәфигулла Аширов: Беркайчан үзебезне себер татары дип әйткән юк, без - татар халкы
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла Аширов Милли шура утырышында чыгыш ясады. «Без беркайчан үзебезне себер татары дип әйткән юк», — диде ул.

«Авылда теләсә кайсы себер татарыннан „кем син“ дип сорасаң, „мин татар“ диячәк. Без беркайчан үзебезне себер татары дип әйткән юк. Ул, әйтик, фольклор исеме генә, җиренә карап. Әлбәттә, бүген төрле халыклар килеп кушылды, ләкин асылы барыбер татар», — диде Аширов.

Ул бик күп мәчетләрне нәкъ менә татар халкы салганын искәртте. «Аллаһы Тәгалә милләтебезнең бердәмлеген сакларга язсын, төрле диалектларда сөйләшсәк тә, бер милләт, без татар халкы дип дөньяга танылган. Россиядә дәүләт күрмәгән күпме халыклар бар. Ә без — бөек, зур, бөтен дөньяны тетрәткән, дәүләтле халык. Без — татар халкы», — дип әйтте мөфти.

«Алтын Урда ул монголларның дәүләте булган диючеләр бар, әмма ул Алтын Урда дүрт ханлыкка бүленгәннән соң, Кырым, Әстерхан, Казан, Себер ханлыкларына бүленгәч, ул җирләрдә кем яши? Асыл халык — татар халкы. Кайда монголлар? Монголлар юк! Әлбәттә, бүген төрле-төрле хәрәкәтләр бара, аны танымыйча булмый, ләкин ул хәрәкәтләр халыкка йоккан хәрәкәтләр түгел», — дип ышанычын белдерде Нәфигулла Аширов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100