news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Свердловск өлкәсендә Муса Җәлилгә һәйкәл ачыла

13 октябрьдә Екатеринбургта, 9 майда андагы Серов шәһәрендә ачылачак.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Свердловск өлкәсендә Герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачу көтелә. 

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев утырыш барышында хәбәр итте.

«13 октябрьдә Свердловск өлкәсендә Җәлилгә бюст ачабыз. Санкт-Петербургтан атаклы скульптор Венера ханым ике бюст ясый. 13 октябрьдә Екатеринбургта, 9 майда андагы Серов шәһәрендә ачабыз», — диде. 

«Быел үз өлкәләребездә Җәлил укулары үткәрдек. Оренбург өлкәсеннән башлап бөтен җирдә үтте. Җәлил 56 телгә тәрҗемә ителгән», — дип искәртте Милли шура рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot