news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Галимов: Төбәкләрдә концертларга йөрүчеләр саны кими

«Кызганыч, буыннар арасындагы элемтә дәвам итә алмый кебек хис итәм», — диде ул Милли шура утырышында.

Айдар Галимов: Төбәкләрдә концертларга йөрүчеләр саны кими
Салават Камалетдинов фотосы

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов төбәкләрдә концертларга килүчеләр саны кимүе күзәтелгәнен әйтте.

«Пандемия аркасында, театрлар эше, гастрольләр бераз тукталыбрак калды. Концертлар азая инде. Себер киңлекләре элек күбрәк йөриләр иде. Концерт графиклары, география кими, кайбер нокталар ябыла бара, элек яңа нокталар ача идек», — диде ул Милли шура утырышында.

Айдар Галимов «буыннар эстафетаны тапшыра алмады» дип саный. «Буыннар арасындагы элемтә дәвам итә алмый кебегрәк хис итәм, кызганыч. Шулай да төшенкелеккә бирелмәскә, өмет сүнмәсен, җиң сызганып эшләрлек эшләр күп», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100