news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Галимов җанисәп алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы эшенә бәя бирде

«Җанисәп килә дә китә, татарлар һәм башкортлар арасында булган проблемалы мәсьәләләр күңелдә калырлык булмасын», — диде җырчы.

Айдар Галимов җанисәп алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы эшенә бәя бирде
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Җырчы Айдар Галимов Бөтенроссия халык санын алу алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы эшенә бәя бирде.

Ул Милли шура утырышында шура рәисе Васил Шәйхразыевка Башкортстан белән мөнәсәбәтләре уңаеннан мөрәҗәгать итте. «Сезнең сәясәт дөрес дип әйтер идем. Сүз куертып, конфликтка кереп, кем хаклы-кем юк дип йөргән сәясәт яхшы нәтиҗәләргә китермәячәк. Сез әкрен генә, дөрес итеп, дипломатик рәвештә эшлисез. Ул нәкъ шулай кирәк иде», — диде.

«Сезгә каршылыклар булганда да, зур игътибар бирмичә, олы башыгызны кече итеп, матур итеп бара белдегез. Җанисәп килә дә китә, барыбызга да җанисәптән соң да яшәргә кирәк бит әле. Шул вакытта милләтләр арасында, татарлар һәм башкортлар арасында булган проблемалы мәсьәләләр күңелдә калырлык булмасын. Киләчәктә дә бергә яшәргә, туганнарча бергә атларга!» — дигән теләген җиткерде Айдар Галимов.

Җырчы конгресс сәясәтен хуплавын әйтте. «Киләчәктә үзебезне үзебез генә түгел, безнең эшләгән эшләрне күреп, башкалар мактарлык булсын», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100