news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себер татар яшьләре фестивале беренче тапкыр онлайн форматта үтәчәк

Программада концерт, остаханәләр һәм «Татарча диктант» акциясендә катнашу каралган.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Быел XIII Себер татар яшьләре фестивале онлайн форматта @sftm_online аккаунтында узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге»нең сәнгать җитәкчесе Ралия Галиева сөйләде.

«Без төрле өлкәдә хезмәт куйган татар яшьләрен җыябыз. Казан ераграк урнашкан, шуңа да Себер яшьләрен үзебездә күпләп туплыйсыбыз килә. Башка елларда Мәскәү, Казан һәм Европа илләреннән килгән яшьләр да катнаша иде. Гадәттә, фестиваль өч көн үтте. Быел, пандемия булу сәбәпле, без аны онлайн уздырырга булдык. Фестиваль көнендә „Татарча диктант“ акциясендә дә катнашачакбыз. Теләгән һәркем кушыла ала», — диде ул.

Ралия сүзләренчә, фестивальдә актерлык осталыгы, татар биюе, вокал һәм татар теле буенча мастер-класслар, лекцияләр, уеннар була. «Башка елларда гала-концерт, экскурсияләр оештыра идек. Башка өлкәләр белән дә тыгыз хезмәттәшлектә торабыз. Мәсәлән, Кемерово өлкәсе мөфтие, Екатеринбургтан „Милли хәзинә“ өстәл уены авторы Салават Сөрмәтов һ.б. кунакта булды», — ди ул.

«Төп максатыбыз — татар яшьләрен туплау, аларның сәләтен ачу, татар мәдәнияте белән кызыксындыру. Фестивальдә эшкуар Азат Галәмшин, актриса Гөлназ Нәүмәтова, маркетолог Дания Мамаева, тарих фәннәре кандидаты Әскәр Гатин, татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова, татар теле укытучысы Ләйсән Сабитова, Томск шәһәре татар мәдәнияте үзәгенең татар биюләре буенча педагогы Татьяна Семенова мастер-класс күрсәтәчәк», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100