Кыйбланы кая борырга белмәгәндә, Фәндәс Сафиуллин юл күрсәтте - Фәрит Мөхәммәтшин

Сәясәтче, публицист, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллинга Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырылды.

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Кичә сәясәтче, публицист, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Шакир улы Сафиуллинга 80 яшь тулу уңаеннан Казан шәһәренең Милли мәдәният үзәгендә юбилей кичәсе узды. Чарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, сәясәтченең якыннары, дуслары, хезмәттәшләре һәм якташлары катнашты.

Юбилей кичәсендә күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин авторлыгында иҗат ителгән “За свободу и равноправие” (“Азатлык һәм тигез хокук өчен”) дигән китабы тәкъдим ителде. Бу китап татар халкының туксанынчы елларыннан бүгенге көнгә кадәр узган вакыйгаларны тасвирлый. 670 биттән торган китапта татар халкының яңарыш тарихы, милләтнең сәяси омтылышларының тасвирламасы бирелгән.

Автор, китабы турында сөйләгәндә: "Китапта калган кайнар мәсьәләләр әле сүрелмәде. Кайберләре яңадан кайнарланып килә. Милләтебезнең бик кыен көрәш юлларын үтәсе бар һәм бу көрәшебез без үткәннән авыррак булыр төсле. Без әле сәяси азатлык өчен генә көрәштек. Глобальләшү вакытында сәяси, икътисади азатлык кына җитми, безгә бозыклыктан, гонаһлардан аерылырга кирәк. Безнең халык саны никадәр ким булган саен, әхлагыбыз дәрәҗәсе шулкадәр артык булырга тиеш", - диде.

Фәндәс Сафиуллинның замандашы, Татарстан Дәүләт Советы рәисе, Фәрит Мөхәммәтшин юбилярны сәламләү сүзендә: “Үткән тормышыбыз, Фәндәс Шакирович кылган гамәлләр, аның чыгышлары, хәтта аның бүгенге утырышы да - тарихи әйберләр. Ул үзенең китабында язылган фикерләрен тарихка, киләчәк буыннарыбызга калдыра”, - диде.

“Фәндәс Сафиулиннан башка туксанынчы фундаменталь елларны күз алдыра китерү мөмкин түгел. Советлар Союзы таралгач, Россия дә, без дә кыйбланы кая борырга белми йөрдек. Менә шул чакта Фәндәс Шакирович һәм башка шәхесләребез юлны сайларга ярдәм итте. Референдум чагында да (1992 елның 21 мартында Татарстанның дәүләт бәйсезлеге декларациясен яклаган референдум - авт.) безнең күренекле шәхесләр, депутатлар халык арасында булды. Бары аларның аңлату эшләре нәтиҗәсендә генә 64,1 процент халык безне хуплады. Референдум карарын игълан итү Фәндәс Шакировичка тапшырылган иде. Ул тарихка шуның белән дә кереп калды”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

“Фәндәс Шакирович хәзер дә бик актив. Мондый кешеләр милләтебезгә бик кирәк. Менә инде 25 ел дәвамында туа килгән авырлыкларны без нәкъ шушындый кешеләребезгә таянып җиңәбез”, - диде ул.

Юбилей кичәсендә Татарстан республикасы халкына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән отставкады полковник Сафиуллин Фәндәс Шакир улы Татарстан Республикасына “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

Фәндәс Сафиуллин 1936 елның 17 августында Азнакай районы, Мәлбагыш авылында туа. 1990 һәм 1995 елларны Татарстан парламентына халык депутаты булып сайлана. 1992 елның 21 мартында Татарстанның дәүләт бәйсезлеге декларациясен яклаган референдумны үткәрүгә үзенең зур өлешен кертә. Фәндәс Сафиуллин 1990 елдан ТР парламент халык депутаты, 1999-2003 елларда РФ Дәүләт Думасы депутаты. Ул милли республикалар, Россия халыклары арасында тынычлыкны һәм татулыкны яклап чыга, хәзерге көндә дә матбугатта үзенең актив позициясен белдереп бара.