Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Россиядәге АКШ Илчесе белән мөселманнарга карата халыкара сәясәт турында фикер алышты

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Россиядәге АКШ Илчесе белән мөселманнарга карата халыкара сәясәт турында фикер алышты

(Мәскәү, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Динә Галәветдинова). Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россиянең Ауропа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин Россиядәге Америка Кушма Штатлары Илчесе Уильям Бернс белән очрашты. Очрашуда ике ил арасында фәнни багланышларны үстерү өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр, шулай ук дәүләт-ислам мөнәсәбәтләрен җайга салу өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу турында фикер алышынды.

Мөфти Равил Гайнетдин мөселманнарга карата дөрес һәм төптән уйланылган халыкара сәясәтнең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул шулай ук ислам диненнән курку, әлеге динне тотучы халыкларны кимсетүгә каршы уртак көчләр белән көрәшү зарурлыгын әйтте.