Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Өмет» газетасының абруен күтәргән мөхәррир
«Өмет» газетасының абруен күтәргән мөхәррир
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Уфа, 23 сентябрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда татар телендә чыгучы «Өмет» яшьләр газетасының баш мөхәррире Рәдис Ногманов үзенең илһамлы иҗаты һәм тырыш хезмәте өчен лаеклы бәясен алды. Аңа “Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Беренчедән бу, Рәдис әфәнденең шәхси казанышлары өчен югары бәя булса, икенчедән, соңгы елларда популяр басмага әйләнгән “Өмет” газетасының да уңышларын бәяләү.

Чынлап та, соңгы елларда Рәдис Ногманов җитәкчелегендә “Өмет” татар газетасы бик укымлы басмага әйләнде. Мисал өчен, былтыр ул Россиядә татар телендә чыгучы басмалар арасында иң яхшысы дип табылды һәм аңа Казанда «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгының махсус бүләге һәм дипломы тапшырылды. Бөтендөнья Татар конгрессы белән берлектә әзерләнгән ул бүләкләргә «Өмет» газетасы «Яшьләр карашы – яшьләр проблемаларын киң һәм нәтиҗәле яктырткан өчен» номинациясендә җиңгән өчен лаек булды.
«Өмет» соңгы елларда Башкортстандагы рәсми матбугат басмалары арасында иң абруйлысына әверелде. Баш мөхәррир Р.Ногманов «Өмет»тә дә күп яңалыклар кертте. Басмадагы «Сезнең өчен» һәм «Саулык – сихәт» дип аталган кушымталар, шулай ук күп санлы кызыклы рубрикалар укучыларның сөюен яулады. Хәзер татар яшьләр газетасының тиражы 42 меңнән артып китте.
Рәдис Ногманов әйтүенчә, газетаның тиражы табигый үсә. Кайбер басмалар оештырган кебек бернинди административ басым ысуллары кулланылмый. «Иң мөһиме – үзеңне укучыларга көчләп такмау, – дип исәпли баш мөхәррир. – Газетаны яздырту өчен районнар хакимиятләре мөмкинлекләрен дә әрсезләнеп файдалана башласаң, бу кире нәтиҗә генә бирәчәк. Ә без үз эшебезнең сыйфатын яхшырту, мәкаләләрнең эчтәлеген баету, газетаның бизәлешен матур итеп үзгәртүне беренче планга куябыз һәм шуның белән отабыз да».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз