news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әдәби сабантуеның программасы билгеле булды

Сабантуйда абсолют батырны ачыклауда Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла катнаша.

Әдәби сабантуеның программасы билгеле булды
Солтан Исхаков

(Казан, 23 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Әдәби сабантуе быел 27 август Арча шәһәре стадионында 10.00 сәгатьтә үткәреләчәк. Сабантуйның программасы белән #Әдәбимарафон проектының идея авторы һәм җитәкчесе Раил Гатауллин таныштырды.

«Бәйрәм 8.00-10.00 сәгатьтә бүләккә сөлге җыю йоласы белән башланып китәчәк. Сабантуеның төп бәйгесе — #әдәбикөрәш. Ул #әдәбисабантуе алдыннан бер атна дәвамында онлайн форматта үткәрелде. Бәйгедә иллегә якын кеше көч сынашты. Алар арасыннан сайлап алынган 24 финалист Сабан туе мәйданында уз осталыкларын күрсәтә», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Раил Гатауллин язучылардан торган жюри зур мәйданда #Әдәбисабантуеның абсолют батырын билгеләячәген әйтте. Абсолют батырны билгеләүдә Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла катнашачак. «Батырга нинди бүләк биреләчәге әлегә билгеле түгел», — диде ул.

«Хөкемдарлар арасында Галимҗан Гыйльманов, Сания Әхмәтҗанова, Илфак Ибраһимов булыр дип уйлыйбыз. Сәхнәгә икешәр кеше чыга, алар яттан өчәр-дүртәр куплетлы шигырьләр сөйләп бирергә тиеш була. Әгәр ике җиңүчене сайлап алсалар, көндәшләр бер-берсенә әзерләп килгән шигырьне сәнгатьле укырга тәкъдим итәчәк», — дип аңлатты ул.

ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, #әдәбисабантуе — күптән көтеп алынган вакыйга. «Безнең өчен ул зур әдәби бәйрәм. Биредә музейлар белән танышу, яшь буынга әдәбиятны таныту мөмкинлеге дә бар», — диде ул.

«Меңнән артык кунак көтеп калабыз. Сабантуй өлеше милли йолалар белән алып барылачак. Кунакларны музейларга да алып барачакбыз», — диде Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Эльвира Вафина. 

Программа:

  • 10.00 — 10.30 Ачылу тантанасы.
  • 10.30-12.00 #Әдәбимарафон һәм #Авылымгүзәллеге финалистларын бүләкләү тантанасы.
  • 12.00-15.00 Әдәби көрәш
  • 13:00-14:00 — #сәламәтиртә финалистларының финал йөгерүе оештырыла, аларны бүләкләү өчен «Татнефть» хәйрия вәкилләре, TP Спорт министрлыгы җитәкчелеге чакырулы.
  • 15:00-19:00 — ерактан килгән кунаклар өчен Арча районы музейларына (Кушлавыч һәм Кырлайдагы Габдулла Тукай музейларына, Гөберчәктәге Мөхәммәт Мәһдиев музеена, Арчадагы Казан арты һәм Әлифба музейларына) экскурсия каралган.

Әдәби сабантуе Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге тарафыннан, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100