news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ләйсән Сафина яшьләрне төбәкләрдә татар тормышын җанландырырга өндәде

26-30 август көннәрендә "Борис Полевой" теплоходында ХХІХ Татар яшьләре көннәре узачак.

Ләйсән Сафина яшьләрне төбәкләрдә татар тормышын җанландырырга өндәде
Рамил Гали

(Казан, 23 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре укуларында катнашкан яшьләрнең күпчелеге укуларын Татар яшьләре көннәрендә дәвам итә алачак. Бу хакта Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре укулары ачылышында “Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина әйтте.

“Күбегез безнең белән Идел буйлап зур сәяхәткә кузгалачак - XXIX Татар яшьләре көннәре башлана. Биредә өч көн укысагыз, бездә тагын биш көн. Барлыгы сигез көнлек укулар булачак, димәк. Белем ул бервакытта да артык булмый. Биредә һәм безнең укуларда алган белемнәрегезне кулланыгыз! Татар милли хәрәкәтенә тырышлык куегыз! Үз төбәкләрегездә татар тормышын җанландырыгыз! Татарның киләчәге – сезнең һәм безнең кулларда!” - диде Ләйсән Сафина.

Мәгълүм булганча, 2019 елның 26-30 август көннәрендә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге ХХІХ Татар яшьләре көннәрен үткәрә. Смена «Борис Полевой» теплоходында узачак

  • Бүген Казанның Г.Кариев театры бинасында Бөтендөнья татар яшьләре форумының Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре укулары башланып китте. Ачылыш тантанасында Кариев театрында үтте. Яшьләрне Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйзразиев, ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов "Идел" татар яшьләре үзәге җитәкчәсе Ләйсән Сафина сәламләде.
  • Татар яшьләре оешма җитәкчеләрен укыту форумы чаралары 23-25 август көннәрендә үтә. Ачылыш тантанасыннан соң яшьләр Казанда эшлекле экскурсиядә булдылар һәм Иннополис шәһәренә киттеләр. Уку программалары Иннополиста үтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot