news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургның танылган рәссамы Рәшит Гыйләҗевны юбилее белән котладылар

Рәссамның эшләре Россия, Татарстан музейларында, шулай ук дәүләт һәм шәхси чит ил коллекцияләрендә урын алган.

Петербургның танылган рәссамы Рәшит Гыйләҗевны юбилее белән котладылар
https://tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Бүген Петербургның танылган рәссамнарының берсе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Европа-Азия» халыкара гуманитар академиясенең шәрәфле әгъзасы (академигы) Рәшит Гыйләҗев 70 яшьлеген билгеләп үтә.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге юбилярны котлады. «Сезгә яңа иҗади уңышлар, нык сәламәтлек һәм иминлек телибез», диелгән Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәрендә.

Рәшит Гыйләҗев 1951 елда Татарстан АССРның Яшел Үзән шәһәрендә туа. 1966-70 елларда ТАССРның Лениногорск шәһәре сәнгать көллиятендә сәнгать-график бүлегендә укый. 

1988 елда Гыйләҗев СССР Рәссамнар берлегенең Ленинград бүлеге әгъзасы итеп кабул ителә. Рәшит Гыйләҗев Татарстанның хәзерге заман һәм тарихы белән бәйле тематик картиналар («КамАЗ төзүчеләре», «Печән вакыты», «Тукайны озату», «Демонстрация») иҗат иткән.

Ул Татарстандагы учреждениеләрдә бизәкләү эшләре, шулай ук витражлар һәм мозаикалар ясаган. Алар арасында Урыссуда Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар истәлегенә куелган һәйкәл, Баулыда һәм Олы Әтнәдә ике мәчетне бар. Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах, Индус Таһиров, шагыйрь Зөлфәт, ТР Беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Казан мэры Камил Исхаков һәм башкаларның портретларын ясаган.

Рәшит Гыйләҗев эшләре Россия, Татарстан музейларында, шулай ук дәүләт һәм шәхси чит ил коллекцияләрендә урын алган. Ул дүрт меңнән артык матур әсәр: картиналар, пейзажлар, натюрмортлар, портретлар, интерьерлар иҗат иткән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100