news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстанда Әнисә Бикбулатованың «Кыргызстан татарлары» китабын тәкъдим иттеләр

Монографиядә Кыргызстанның татар диаспорасы формалашу тарихы буенча тикшеренү материаллары, халык саны һәм урнашу динамикасы тәкъдим ителгән.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). 2021 елның 22 июнендә Алыкул Осмонов исемендәге Кыргызстан Республикасы Милли китапханәсендә тарих фәннәре докторы, КМУ археология, этнология, чыганак белеме һәм тарих кафедрасы профессоры Әнисә Бикбулатованың «Кыргызстан татарлары» китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

Кыргыз Милли университеты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, басманың кыйммәте зур һәм хезмәт тарих, этнология, диаспорология, политология, мәдәният өлкәсендә белгечләргә тәкъдим ителә. Китап полиграфик яктан яхшы сыйфатлы булуы белән аерылып тора, ул Казан шәһәрендә (Татарстан Республикасы) нәшер ителгән.

Чара «Мурас» иҗтимагый фонды, Кыргызстан халыклары Ассамблеясе, Ж.Баласагын исемендәге  Кыргызстан Милли университеты вәкилләре, «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәгенең иҗтимагый берләшмәсе һәм башка оешма вәкилләре катнашында узды.

Монографиядә Кыргызстанның татар диаспорасы формалашу тарихы буенча тикшеренү материаллары, халык саны һәм урнашу динамикасы тәкъдим ителгән. Китап сигез бүлектән тора. Анда мәгарифне үстерү һәм социаль-һөнәри эшчәнлек, татарларның этнодини тәңгәллеге компонентлары, «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге иҗтимагый берләшмәсе эшчәнлегенә анализ һ. б. мәсьәләләр яктыртылган.

Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, татарларның 70 проценты Кыргызстанда туган, илдә алар 27000гә якын кеше исәпләнә. Кыргызстанда татарлар, нигездә, үзләренең этник үзенчәлекләрен, үзенчәлекле мәдәниятен саклап калган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100