ТР парламенты вәкиле Разил Вәлиев Сургут Сабан туенда булып, республика җитәкчелеге исеменнән котлады, милләттәшләр гозерен тыңлап кайтты

Бәйрәм башланыр алдыннан депутат шәһәр хакимияте бинасында Сургут башлыгы Дмитрий Попов белән очрашты

 (Казан, 23 июнь, “Татар-информ”). Узган якшәмбе көнне, 21 июньдә, Ханты-Манси автономияле округы – Юграның Сургут шәһәрендә Сабан туе гөрләп узды. Анда Татарстаннан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев катнашты, дип хәбәр итте бүген парламентның җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге .

Бәйрәм башланыр алдыннан ТР Дәүсоветы депутаты шәһәр хакимияте бинасында Сургут башлыгы Дмитрий Попов белән очрашты. Әңгәмә Сургутта яшәүче татарларның мәдәни һәм рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү мөмкинлекләре, Сургут белән Әлмәт шәһәрләре арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту турында барды. Очрашуда шулай ук Сургут татар милли-мәдәният мохтарияте җитәкчесе Рафаил Улбәков, Башкортстанның Чиләбе өлкәсендәге вәкиле Амур Хәбибуллин һәм җирле башкорт милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Зөлфирә Итәлмасова катнашты.

Гомумхалык бәйрәменә әйләнгән һәм бу юлы 15 меңнән артык кеше җыйган Сабан туен рәсми ачу тантанасындагы чыгышында Разил Вәлиев сургутлыларны һәм шәһәр кунакларын Татарстан Президенты һәм Дәүләт Советы исеменнән сәламләде. Ул шулай ук Сургут шәһәренең җитәкчеләренә бәйрәмне лаеклы оештыруга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Сургут халкының иң яраткан бәйрәмнәренең берсенә әйләнгән татар Сабан туеның киләчәктә дә төрле милләт вәкилләрен берләштерүгә һәм төбәкнең социаль-мәдәни үсешенә хезмәт итәчәгенә ышаныч белдерде.

Бәйрәм барышында Рафаил Улбәков белән бергәләп милли-мәдәни мохтариятләр мәйданчыкларын карап йөргәндә, Татарстаннан килгән шәрәфле кунак шәһәр кешеләре белән аралашты. Сөйләшү вакытында алар, Татарстаннан мәдәният һәм сәнгать әһелләре ешрак килсен идее, дигән теләк белдерделәр. Татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзалары үзләренең ихтыяҗларына һәм мәнфәгатьләренә карата Татарстанның Юградагы сәүдә-икътисадый вәкиллеге, башка хөкүмәт структуралары һәм җәмәгать оешмалары тарафыннан игътибар җитмәү турында да сөйләделәр. Алар әйткәнчә, шәһәрнең татар халкы кеше саны буенча, руслардан кала, икенче урында тора, гаять көчле мәдәни һәм интеллектуаль куәткә ия, шуңа күрә Сургут татарлары әлеге оешмаларның әдәби китаплар, милли уку әсбаплары белән тәэмин итүдә, биредәге мәктәпләрне тәмамлаган татар укучыларын Татарстан югары уку йортларына аерым квоталар нигезендә кабул итүдә һәм татар театрлары гастрольләрен оештыруда активрак ярдәменә өметләнәләр. Разил Вәлиев барлык теләк-тәкъдимнәрнең чишелешен табуда ярдәм итәчәген белдерде, диелә әлеге хәбәрдә.