news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Красноярск өлкәсендә «Мин татар халкының милли киемендә!» бәйгесе игълан ителде

Бәйге ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган.

Красноярск өлкәсендә «Мин татар халкының милли киемендә!» бәйгесе игълан ителде
http://tatar-congress.org

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Арельдә «ЯР» өлкә төбәк милли-мәдәни мохтәрияте Красноярск краенда яшәүчеләр арасында «Мин татар халкының милли киемендә!» темасына фотолар бәйгесе игълан итте. Бәйге ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Конкурста профессиональ фотографлар һәм фотоһәвәскәрләр катнаша ала. Бәйгенең иң яхшы эшенә «Гран-при» бирелә. Катнашучылар җибәргән фотолар авторныкы булуы шарт булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot