420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Алтай краена эшлекле сәфәре вакытында “Ак барс” мәдәни композициясен кую турында сөйләшүдә катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Милли шура рәисе Алтай Республикасы чигендә урнашкан Татарстан Республикасының “Алтай – Евразия йөрәге” истәлекле билгесенә сәфәр кылды. Биредә Васил Шәйхразиевны Алтай Республикасы Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Роберт Пальталлер каршы алды.
Очрашуда сүз истәлекле билге урнашкан территориядә киләчәктә “Ак барс” мәдәни композициясен кую турында барды. Шулай ук Роберт Пальталлер Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары җитәкчелегендә килгән делегация — Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее һәм ТР Фәннәр академиясенең Археология институты вәкиләре белән дә киңәшләштеләр, фикер алыштылар.
Васил Шәйхразиевның көн тәртибе Алтай краеның Хөкүмәт рәисе урынбасары Виталий Снесарь белән очрашудан башланды. Соңрак ул “Бирюзовая Катунь” махсус икътисади зонасының туристик үзәгендә Сабан туе узачак мәйдан белән танышты.