news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиаданың Гран-при иясе: Җиңүгә юл җиңел булмады

Халыкара олимпиадада җиңгән Айнур Сабирҗанов белән Гөлназ Мөэминова киләчәкләрен татар теле белән бәйләячәк.

Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиаданың Гран-при иясе: Җиңүгә юл җиңел булмады
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар теле һәм әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиадасы Гран-при иясе — Чувашия Республикасы Батыр районыннан Айнур Сабирҗанов әзерләнгәне турында сөйләде.

«Җиңүгә юл җиңел булмады, шатлык-сөенеч хисләрен кичерәм. Ныклап әзерләнүем үзенең нәтиҗәсен күрсәтте. Татар теленең киләчәге якты булыр дип ышанасы килә. Авылдашларым — дини халык. Минемчә, динне саклау татар телен саклауга да керә», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Айнур киләчәктә программист булырга теләвен әйтте. «Татар телендә программалар, уеннар ясау белән шөгыльләнергә уйлыйм. Батыр районында ай саен балалар өчен спектакльләр күрсәтелә, балалар бездә балалар бакчасыннан ук татар телен яратырга өйрәнә», — ди ул.

Татарстанның Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбеннән Гран-при алган Гөлназ Мөэминова Халыкара олимпиадада беренче тапкыр катнашкан, форматын күзалламаган. «Призер булырмын дип өметләнгән идем, ләкин Гран-при дәрәҗәсенә ирешүемне бүген генә белдем. Күңел тулды», — диде җиңүче.

Гөлназ киләчәктә тормышын татар теле белән бәйлисе килүен һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар филологиясе һәм журналистика белгечлегендә укырга теләвен әйтте. «Татар телендә укый һәм сөйләшә алуым — минем өчен иң зур бәхет», — дип сөйләде ул.

Җиңүче олимпиаданың биремнәре белән дә таныштырды: «Беренче көндә язма этап булды. Анда татар теле, әдәбияты һәм Татарстан тарихыннан биремнәр бар иде. Икенче көнне „Татарстан — уртак йортыбыз“ дигән проект якладык», — дип санап үтте.

Җиңүчеләр әти-әниләре, укытучыларына рәхмәтен әйтте. «Гран-при үземнеке генә түгел, монда барысының да өлеше бар», — диде алар.

Халыкара олимпиаданың тантана өлеше әдәби-музыкаль өзекләр белән барды. Алтын битлек һәм Муса Җәлил премияләре лауреаты Нурбәк Батулла, музыкант Ислам Вәлиев белән Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры балериналары белән татарча шигырь укып биеде.

Тамаша ахырында җырчы Шәкүр Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев, Резидә Әхмәтвәлиева Татарлар» җырын башкарды. Җыр дәвамында «Казан» бию ансамбле катнашты. Спорт академиясе залында олимпиада җиңүчеләре һәм катнашучыларыннан тыш, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.

Татар теле һәм әдәбияты буенча VIII халыкара олимпиада «2014 — 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе субъектларыннан һәм чит илләрдән килгән укучылар һәм студентлар өчен үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100