news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Габдулла Тукай иҗаты, вакыт сынавын үтеп, бүген дә заманча яңгырый

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Тукай иҗатының киләчәк гасырларга да ирешәчәгенә ышануын әйтте.

Минтимер Шәймиев: Габдулла Тукай иҗаты, вакыт сынавын үтеп, бүген дә заманча яңгырый
tatarstan.ru

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә» дип аталган фәнни конференциягә багышланган чыгышында Тукай иҗаты турында үз фикерен җиткерде.

«Габдулла Тукай иҗаты, вакыт сынавын үтеп, бүген дә заманча яңгырый», — диде ул видео аша мөрәҗәгатендә.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе сүзләренчә, моның нигезендә, беренче чиратта, Тукай иҗатының халыкчан булуы ята. «Шуңа күрә аның шигырьләре ХХ йөз башында ук бөтен төрки дөньяга тарала һәм ул тугандаш халыкларның үз шагыйренә әйләнә», — ди ул.

Минтимер Шәймиев Тукай иҗатының киләчәк гасырларга да барып ирешәчәгенә ышануын әйтте.

«Аллаһка шөкер, ХХI гасырга да Тукай белән күчтек. Тукай иҗаты — милләтебезне саклау һәм киләчәккә җиткерү юлында, мәдәният, сәнгать, әдәбият әһелләренә генә түгел, һәркайсыбызга бетмәс-төкәнмәс илһам чишмәсе булып тора. Һәм, иманым камил, ул киләчәк гасырларга да ирешәчәк», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100