news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Габдулла Тукайга багышланган ике китап чыгачак

Басмаларның беренче өлеше 2018 елда чыккан булган.

Казанда Габдулла Тукайга багышланган ике китап чыгачак
"Татар-информ" архивы

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин быел Габдулла Тукай тууына 135 ел тулу уңаеннан ике томлы китап чыгарырга ниятләүләрен әйтте.

«Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулганда институтта шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын өйрәнү буенча зур проект башланып киткән иде. Нәтиҗәдә 2018 елда Тукайның Казан арты һәм Уральскидагы иҗатын яктырткан беренче китап дөнья күрде. Хәзер икенче һәм өченче китап әзер булачак. Быел, юбилей елында, әлеге ике яңа китап укучылар кулына килеп җитәр», — диде ул.

Басмалар ике телдә әзерләнгән. «Китаплар татар һәм рус телләрендә эшләнгән. Бу өч томлы китап чыгуны аерым чара итеп билгеләп тә үтәрбез дип өметләнәм», — диде филология фәннәре докторы Татарстан Фәннәр академиясендә узган «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» дип исемләнгән Халыкара фәнни-гамәли конференциядә.

Ким Миңнуллин конференциянең әһәмиятен билгеләп үтте.

«Габдулла Тукай язмышын, иҗатын өйрәнү фәне XX гасырның илленче-алтмышынчы елларында оешып бетә. Ә бүгенге көндә моның ише конференцияләр әлеге тикшеренүләрне тагын да киңәйтә, үстерә, тармакландыра. Бу чараларда яшь галимнәрнең иҗатына карата кызыксыну да уяна», — дип белдерде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.



Галерея: Габдулла Тукайга багышланган Халыкара конференциядән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100