Түбән Новгород татарлары Г.Тукайга багышланган Бөтендөнья акциясенә кушылды

Акциядә катнашучылар үзизоляция шартларында Тукай шигырьләрен укыганын видеога яздыра һәм социаль челтәрләргә куя.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Түбән Новгород татарлары бөек шагыйрьгә багышланган барлык киңлекләрдә «Без Тукайлы халык» һәм Инстаграм челтәрендә «Тукайны укыйм» Бөтендөнья акциясенә кушылды. Бу турыда Түбән Новгород өлкәсе төбәк милли-мәдәни берләшмәсе сайтында хәбәр ителә.

Акциядә катнашучылар үзизоляция шартларында Тукай шигырьләрен укыганын видеога яздыра һәм социаль челтәрләргә куя.

Түбән Новгород өлкәсе төбәк милли-мәдәни берләшмәсенең социаль челтәрләрдәге рәсми сайтларына шигырь укучыларның роликлары урнаштырыла.