Самара татар яшьләре лидерларының беренче төбәк мәктәбе сентябрь аена күчерелә

Әлеге чара Сызрань шәһәрендә 23-26 апрель көннәрендә узарга тиеш иде.
(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”). Самара өлкәсендә татар яшьләре лидерларының беренче төбәк мәктәбе сентябрь аена күчерелә. Бу хакта “Самара татарлары” сайты хәбәр итә."Самара өлкәсе татар яшьләре лидерларының беренче төбәк мәктәбе Сызрань шәһәрендә 23-26 апрель көннәрендә узарга тиеш иде. Әмма ул, оештыру сәбәпләре буенча, сентябрь аена күчерелә", диелгән бу хәбәрдә.Татар яшьләре лидерлары мәктәбе “Туган тел" өлкә татар җәмгыятенең 30 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узачак.