Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гүзәл Сәгыйтова: Балалар театр студиясе татар телен үстерүгә өлеш кертер дип ышанабыз
Быел студия «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә ачылды, 2023 елда Ленин исемендәге Мәдәният йортында, 2024 елда Дәрвишләр бистәсе һәм Юдинодагы мәдәният үзәкләрендә ачу ниятләнә.
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан мэриясе «Апуш» беренче татар балалар театр студиясен ачты. «Бу студия дә татар телен үстерүгә өлеш кертер дип ышанабыз», — диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында.
Ул театр студиясе ачу күптәнге хыялы булуын әйтте. Быел ул «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә ачылды. Матур гына эшләсәк, 2023 елда Ленин исемендәге Мәдәният йортында, 2024 елда Дәрвишләр бистәсе һәм Юдинодагы Сәед Галиев исемендәге мәдәният йортында, Тимерьюлчылар мәдәният йортында ачу нияте бар», — дип белдерде.
«"Апуш”ны үстерәсебез килә, чыннан да бу кирәк, татар телен белү мөһим. Сайлап алу этабында да күрдек: әзерләнеп килгән текстларны белә балалар, тагын да тирәнрәк сораулар бирә башласаң, аңламыйлар, башта, каушыймы соң болар, дип аңламадык. Алар тел белми», — диде Гүзәл Сәгыйтова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз