news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Казан урамнарында татар һәм рус телендә аудиогидлы автобуслар йөри башлаячак

«Узган елда Казан метросында туган телләр поезды йөри башлады, быел бу идеяне автобусларга күчерәбез», — дип сөйләде Гүзәл Сәгыйтова.

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Казан урамнарында татар һәм рус телендә аудиогидлы автобуслар йөри башлаячак. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында әйтте.

«Узган елда Казан метросында туган телләр поезды йөри башлады, ул канатлы гыйбарәләр, юмор, популяр фразалар белән бизәлгән. Төп максат — кешене мәҗбүриләп түгел, татар теленә һәм башка телләргә җиңел генә өйрәтү. Алты вагонның өчесе Татарстанга багышланган иде, бер вагон тулысынча татар телендә», — дип искәртте Гүзәл Сәгыйтова.

«Бу идеяне комиссия белән дәвам итәргә булдык, аны автобусларга күчерәбез, башка гәүдәләнештә булачак ул. Атобусларда Казан топонимикасына һәм шәхесләренә багышланган аудиогидлар татар һәм рус телендә булачак», — дип сөйләде.

Гүзәл Сәгыйтова әйтүенчә, бу идея Татарстанның башка районнары һәм шәһәрләрен, Чувашстанны да кызыктырган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100