Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенза өлкәсендә «Татар малае», «Татар кызчыгы» бәйгесе дүрт авылны берләштерде
Районара сайлап алу туры 26 мартта Усть-Уза авылында төгәлләнәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Пенза региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган «Татар малае», «Татар кызчыгы» бәйгесе дүрт авылны берләштерде.
Башта бәйге Пачелма районында башланды. Аннан Индерка авылында дәвам итте. 20 мартта Кузнецк районы Зур Труев авылына чират җитте, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.
Катнашучыларга төрле сынаулар үтәргә туры килде: башта алар үзләре белән таныштырдылар, аннан халкыбызның матур йолаларын сәхнәләштерделәр. Җыр, бию сәләтләрен дә күрсәттеләр. Тирән тамырларны барлап төзегән шәҗәрәләрен дә тәкъдим иттеләр.
Районара сайлап алу туры 26 мартта Усть-Уза авылында төгәлләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз