news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Бүген Омскида Татар мәдәнияте көннәре башланды
Йомгаклау көнендә М.Малунцев исемендәге мәдәният йортында “Чәкчәк PARTY”, "Казан егетләре" төркеме катнашында Гала-концерт, катнашучыларны
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 23 март, "Татар-информ"). Бүген Омск каласында Татар мәдәнияте көннәре башланды. Ул 3 көн дәвам итеп, 25 мартта тәмамланачак, дип язалар Омск татарларының социаль челтәрдәге төркемендә.
Татар мәдәнияте көннәре кысаларында бүген Конгресс-Холлда (Экспоүзәк) яшьләр һәм Мәдәни үзәк җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәлләр, очрашулар, фикер алышулар булачак. Милли ашлар һәм традицион милли һөнәрчелек күргәзмә-ярминкәсе оештырыла.
Сүз уңаеннан, бүген чарада катнашучылар дин әһелләре белән очрашып, кызыксындырган сорауларына җавап таба алачак.
Иртәгә, ягъни 24 мартта, бәйгеләр узар дип планлаштырыла. Конгресс-Холлда милли уеннар, “Татар кызы” һәм “Татар егете”, “Аулак өй”, шигырь укучылар бәйгесе узачак.
25 март – йомгаклау көнендә - М.Малунцев исемендәге мәдәният йортында “Чәкчәк PARTY”, "Казан егетләре" төркеме катнашында Гала-концерт, катнашучыларны бүләкләү булачак.
Проект РФ Президенты фонды гражданлык җәмгыятен үстерү өчен биргән грантны файдалану хисабына гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot