news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Солдат альбомы» конкурсының җиңүчеләре билгеле

Конкурска 485 эш килде.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы оештырган «Солдат альбомы» конкурсының җиңүчеләре билгеле. Конкурска 485 эш килде, дип хәбәр итә конгресс сайты.

Исегезгә төшерәбез, бәйге 2022 нче елның 25 нче гыйнварыннан башлап 15 нче февральгә кадәр дәвам итте. Конкурста Татарстаннан — Чүпрәле, Кайбыч, Апас, Актаныш, Балык Бистәсе, Әлмәт, Минзәлә, Буа, Арча, Сарман, Чистай, Балтач, Әтнә, Теләче, Тукай, Лаеш, Ютазы, Мөслим районнарыннан, Россия төбәкләреннән — Башкортстан, Чувашия, Мари Эл республикалары, Ставрополь, Пермь крайлары, Курган, Төмән, Омск өлкәләреннән катнашканнар.

“Солдат альбомы” конкурсы җиңүчеләре:

 “Инстаграм” номинациясе

I нче урын – Чулпан Мусина (Яңа Чишмә районы)

II нче урын – Мари Эл Республикасы Татар мәдәни үзәге

II нче урын – Йосыф Нургалиев (Казан шәһәре)

III нче урын – Тукай районының “Гиндукуш” музее

III нче урын – Мөршидә Ибраһимова (Ставрополь крае)

 “Солдат хатлары” (инша) номинациясе:

I нче урын – Айназ Хафизова (Актаныш районы)

II нче урын – Мәкъсум Климов (Самара шәһәре)

II нче урын – Лилия Фазылҗанова (Казан шәһәре)

III нче урын – Айназ Муллагалиев (Актаныш районы)

III нче урын – Рәмзия Җиһаншина (Чаллы шәһәре)

Рәхмәт хатларына лаек булучылар: 

Зиннур Сабиров (Әтнә районы)

Сарман районы Каракай-Саклау авылы мәдәният йорты

Лилия Галиева (Менделеевск шәһәре)

Алсу Мансурова (Башкортстан республикасы)

Фирүзә Мансурова (Теләче районы)

Балык Бистәсе районының Олы Елга авылы китапханәсе

Азалия Хөснуллина (Зәй районы)

Даһия Тазикова (Пермь крае)

Чулпан Хафизова (Сарман районы)

Индира Илалова (Балык Бистәсе районы)

Зәринә Габзалилова (Пермь крае)

Тимур Хөснетдинов (Кайбыч районы)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100