news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миләүшә Хәбетдинова: Фатих Урманчеев — татар халкына эпосны ачкан затлы галим

Галимне соңгы юлга Коры Елга бистәсе зиратында озаттылар.

Миләүшә Хәбетдинова: Фатих Урманчеев — татар халкына эпосны ачкан затлы галим
Рамил Гали

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 84 яшендә вафат булган фольклорчы галим, филология фәннәре докторы, профессор Фатих Урманчеев белән бүген Коры Елга бистәсендә хушлаштылар.

«Фатих Урманчеевны хезмәтләре аша белә идем. Ул татар халкына фольклорны, эпосны ачкан галим. Ул аны системалы рәвештә өйрәнде. 2008 елда өч томда Татар мифологиясе энциклопедиясе чыкты һәм китап киштәләреннән бик тиз таралып бетте. Татар дастаннарына багышланган кызыклы хезмәтләре белән дан казанды», — диде мәрасимдә «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУ доценты, галимә Миләүшә Хәбетдинова.

Галимә Урманчеевны шигърият дөньясында фольклорның урынын билгеләвен әйтте. «Муса Җәлил, Роберт Миңнуллинның шигырьләрендә халык иҗатын өйрәнде. Фатих абый затлы, зыялы булуы белән аерылып тора. Салмак тавыш белән, ләкин һәр сүзен үлчәп, үз фикерен әйтә иде. Энциклопедик белемле шәхес», — дип искә алды ул.

Озату мәрасимендә Фатих Урманчеев белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, улы, килене һәм оныклары бар иде. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, директор урынбасары Олег Хисамов, филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова һәм Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин да килгән иде.

«Кызганыч, пандемия аркасында, бөек шәхесләребезне зал тутырып озата алмыйбыз. Фатих абый үзенең китаплары белән татар халкына һәйкәл куйды. Бу китаплар — мәңгелек мирас. Фән белгечләре арасында тагын бер үзенчәлеге — рус һәм татар телләрендә камил сөйләшүе. Ул фәнне генә алып бармады, татар халык иҗаты буенча дәреслекләрен язды», — дип сөйләде Миләүшә Хәбетдинова.

Фатих Урманче — 1936 елның 28 маенда Омск өлкәсе Азов районы Кызыл Маяк татар авылында дөньяга килә. 1992 елдан бирле Фатих Урманчены Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли. 22 февральдә Казанда вафат булды. Коры Елга бистәсе зиратында җирләнде.

Фатих Урманче — аерым китап булып басылып чыккан уннан артык фәнни монография, көндәлек матбугатта фольклор, тарих, этнография темаларына, әдәби хәрәкәт, мәдәниятнең аерым проблемаларына, язучы-прозаикларның, шагыйрьләрнең иҗатларына, конкрет әсәрләренә, гыйльми хезмәтләргә багышланган ике йөз җитмешкә якын фәнни мәкалә, очерклар, рецензия һ.б. төр язмалар авторы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100