news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ галимәсенең “Татар балалар әдәбияты тарихы” хезмәте Истанбулда дөнья күргән

Ләйлә Минһаҗеваның монографиясе татар теленнән төрек теленә тәрҗемә ителгән.

КФУ галимәсенең “Татар балалар әдәбияты тарихы” хезмәте Истанбулда дөнья күргән
Ләйлә Минһаҗева

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Ләйлә Минһаҗеваның «Татар балалар әдәбияты тарихы» («Tatar Çocuk Edebiyatı Tarihi») монографиясе тәрҗемә ителеп, Төркиянең Истанбул шәһәрендә дөнья күргән. Бу хакта галимә «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Монографияне тәрҗемәче һәм "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Төркиядәге хәбәрчесе Рушания Алтай тәрҗемә иткән.

Ләйлә Минһаҗева Азәрбайҗанның Баку шәһәрендә «Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты» халыкара симпозиумы кысаларында әлеге китапны тәкъдим итү кичәсе дә оештырылганлыгын әйтте. «Чарада Казахстан, Каракалпакстан, Кырым, Үзбәкстан, Төркия, Пакистан, Япония кебек илләрдән килгән галимнәр хезмәткә зур бәя биреп, чыгышлар ясады», — диде ул.

«Монографиядә татар балалар әдәбиятының үсеш тенденцияләре, үзенчәлекләре карала. „Балалар әдәбияты“ төшенчәсе һәм аның асылы, формалашу тарихы, тамырлары, фольклор белән бәйләнеш анализлана, һәр үсеш этабында поэзия һәм проза әсәрләре тарихи алшартлар, тема, проблема, жанр һәм сәнгатьчәлек хасиятеннән чыгып бәяләнә», — дип сөйләде Ләйлә Минһаҗева.

Галимәне чарада зур уңышы белән котлаганнар, алда аңа яңа уңышлар теләп калганнар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100