news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пензада татар мәдәнияте фестивале булачак

Кунакларга иҗат осталары һәм һөнәрчеләренең эшләнмәләре, милли ашлар, милли костюмнар, башка экспонатлар тәкъдим ителәчәк, концерт күрсәтеләчәк.

(Казан, 23 февраль, "Татар-информ"). Иртәгә, 24 февральдә, Пенза шәһәренең Лермонтов исемендәге китапханәсендә татар мәдәнияте өлкә фестивале узачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара кысаларында кунакларга декоратив-кулланма иҗат осталары һәм һөнәрчеләренең эшләнмәләре, авыл хуҗалыгы продукциясе, милли ашлар, милли костюмнар, башка экспонатлар тәкъдим ителәчәк. Фестивальнең тантаналы ачылышында Губернатор һәм башка хакимият органнары вәкилләренең катнашуы көтелә. Җыелган барлык кунаклар ике сәгатьлек концерт программасын карый алачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot