news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Аймалетдинов: Җырлый белмәүчеләрнең акчасы бар, ә матур җырлаучыларныкы — юк

Фәрит Аймалетдинов Түбән Новгород өлкәсендә татар телендә эфирга чыгучы «Сергач 91.4» радиоканалы эшчәнлеге белән таныштырды.

Фәрит Аймалетдинов: Җырлый белмәүчеләрнең акчасы бар, ә матур җырлаучыларныкы — юк
Алсу Исмәгыйлева

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Сергачтагы «Татар радиосы» баш мөхәррире Фәрит Аймалетдинов радиода эшләү дәверендә җырлый белмәүчеләрнең акчасы бар, ә матур җырлаучыларныкы — юк дигән фикергә килгән.

«Безнең үз музыкабыз, үз программалырыбыз бар. Җирле башкаручыларны җәлеп итәргә тырышабыз. Алар бездә бар һәм алар төрле. Без бер әйбергә игътибар иттек: җырлый белмәүчеләрнең акчасы бар, ә матур җырлаучыларныкы — юк. Шушындый симбиоз булдырып, музыкаль программаларыбызны әзерлибез», — дип сөйләде Фәрит Аймалетдинов Санкт-Петербургның татар медиафорумында.

Баш мөхәррир сүзләренчә, радиоэфирда шулай ук җирле яңалыклар, котлау текстлары укыла, газеталарга күзәтүләр ясала. Көн саен 12:20 сәгатьтә азан аудиоязмасы куела.

«Татар телен, мәдәниятен үстерү өчен татар мохите кирәк. Массакүләм мәгълүмат чаралары милли мохитне булдыруда бик зур роль уйный. Түбән Новгород өлкәсендә татар мохитен булдыручы төп инструментларның берсе булып „Сергач 91.4“ радиоканалы тора. Радио кырык мең татар өчен тәүлек буе атнага җиде көн эшли. Без үз туган телебездә сөйлибез», — диде Фәрит Аймалетдинов.

  • Радио 2015 елда Мәскәү эшмәкәре тарафыннан коммерцияле проект буларак оешкан булган. Аннан табыш кермәгәч, озакламый эфир тукталган, ләкин рәсми рәвештә ябылмаган. Ахыргы чиктә, радиоканал җитәкчесе бу эшне Фәрит Аймалетдиновка тапшырган. Сергачта татар радиостанциясе 2017 елда кабаттан торгызылып, бүгенге көнгә кадәр эшен дәвам итә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100