Рәдиф Җамалетдинов: Соңгы утыз елда милләт, тел сәясәте өлкәсендә эш нәтиҗәле булды

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятләре, телләре үсеше өчен мохит булдырылды дип саный.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов республика галимнәре, фән хезмәткәрләренең соңгы утыз елда милләт һәм тел сәясәте өлкәсендә бергәләп хезмәттәшлек итүе нәтиҗәле булуын сөйләде. Бу хакта ул  «Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» дип аталган VII Халыкара фәнни-гамәли форумында әйтте.Г.Тукай исемендәге Милли мәгариф һәм мәдәният югары мәктәбендә узган форумда институт директоры республика галимнәре, фән хезмәткәрләренең эшчәнлеге ярдәмендә Татарстанда яшәүче барлык халыкларның мәдәниятләре, телләре үсеше өчен мохит булдырылганын һәм Казанны лингвистика мәктәбенә нигез салынган шәһәр буларак бөтен дөньяга танылганын искәртте.Рәдиф Җамалетдинов туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау мәсьәләсе бөтен дөньяның актуаль проблемаларының берсе булуын әйтте. «Һәр халык дөнья цивилизациясендә үз ролен үти, мәдәниятен, әдәбиятын үстерә. Казан федераль университеты да гасырлар буе төрле телләрдә аралашкан халыклар яшәгән регионда урнашкан, болар: төрки, фин-угор, һинд-европа халыклары», — диде ул.Казан шәһәренең мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Марат Фәттиев хәзерге заман кешесе башка халыклар белән дус яши белергә, актив хезмәттәшлеккә әзер булып, башка мәдәният кешеләренә карата ихтирам хисләре көчле булырга тиешлеген билгеләп узды. «Шуңа күрә белем учакларының максаты — төрле телләрдә сөйләшүче халык вәкилләрен, аларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итүче шәхес тәрбияләү», — диде ул.«Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләрен хәл итәр өчен җәмгыятьтә телнең һәм мәдәниятнең мәгарифтә мөһимлеген күтәрергә кирәк. Яшь буынның туган телгә һәм башка телләргә, мәдәниятләргә карата ихтирам тәрбияләү зарур. Алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, тарату һәм гомумиләштерү өчен без бергә җыелдык», — диде Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов.  Форум эшчәнлегендә барлыгы ике йөздән артык галим, мөгаллим, укытучы, язучы, шагыйрьләр һәм укучылар катнаша. Ул КФУның 215 еллыгына багышлана. Форумда Төркия, Германия, Италия, Кытай, Америка, Япония, Куба, Венгрия, Иран, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Украинадан килүчеләр бар.