Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзбәкстанның Җизак өлкәсе татарлары «Урал-Үзбәкстан дуслык җәмгыяте» белән танышты
«Урал-Үзбәкстан дуслык җәмгыяте» Екатеринбург шәһәре һәм Свердловск өлкәсендә яшәүчеләр өчен мәдәни-ял һәм спорт чаралары үткәрә.
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Үзбәкстанның Җизак шәһәрендә Җизак өлкәсе милли-мәдәни үзәкләре җитәкчеләре Свердловск өлкәсенең «Урал-Үзбәкстан дуслык җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Абид Туратов белән очрашты. Бу хакта Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда Җизак өлкәсе Хакиме урынбасары Латибжон Ахмаджонов, Җизак өлкәсенең рус, казах, татар, корея, кыргыз, таҗик милли-мәдәни үзәкләре рәисләре һәм рәис урынбасарлары, җирле гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Кунакларга үзәкләр тарафыннан өлкә җитәкчелеге һәм башка оешмалар белән берлектә үткәрелә торган чаралар, мәдәни үзәкләр арасындагы үзара хезмәттәшлек, милләтара чаралар һәм хәйрия акцияләре уздыруда тәҗрибә алмашу хакында мәгълүмат бирделәр.
Очрашуда Җизак татарларын Җизак өлкәсенең «Идел» Татар милли-мәдәни үзәге идарәсе рәисе Әхәт Гыйззәтуллин һәм аның урынбасары Элеонора Гыйззәтуллина тәкъдим итте.
«Урал-Үзбәкстан дуслык җәмгыяте» оешкан вакыттан алып Екатеринбург шәһәре һәм Свердловск өлкәсендә яшәүчеләр өчен мәдәни-ял һәм спорт чаралары үткәрә. Шулай ук төбәк һәм Россия Федерациясенең иҗтимагый-сәяси һәм фәнни тормышында катнаша, дәүләт хакимияте органнары белән берлектә түгәрәк өстәлләр оештыра, балалар приютлары, пенсионерлар һәм качакларга ярдәм күрсәтү максатыннан хәйрия эшчәнлеге алып бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз