news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының «Нур» яшьләр үзәге мәйданчыгында татар яшьләре форумы узачак

VI Татар яшьләре форумы милли телгә карата кызыксынуны арттыру, талантлы яшьләрне ачыклау һәм заманча татар яшьләр проектларына бәйле актуаль проблемаларны хәл итүне максат итеп куя.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). 23 октябрьдә Чаллының «Нур» яшьләр үзәге мәйданчыгында татар яшьләре форумы үтәчәк.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, иртәнге тугыздан форумда катнашучылар (16 яшьтән 25 яшькә кадәрге 70 кеше) гамәлдәге проектларны камилләштерү белән шөгыльләнәчәк.

Командалар үз идеяләрен экспертларга - URBAN TATAR халыкара интернет-радиосы, «Шаян ТВ» балалар телеканалы, «Ялкын» журналы, Татар КВН лигасы, татар телен өйрәнү буенча онлайн-клуб һ.б. проектларның вәкилләренә тәкъдим итә.

Иң яхшы идеяләрне алга таба эштә файдаланачаклар, җиңүчеләрне грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.

VI Татар яшьләре форумының максаты – милли телгә карата кызыксынуны арттыру, талантлы яшьләрне ачыклау һәм заманча татар яшьләр проектларына бәйле актуаль проблемаларны хәл итү, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100