news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбургта шәл бәйләүче Шәфыйковлар династиясе иҗатына багышланган күргәзмә ачылды

Оренбург мамык һөнәрчелеге буыннарның дәвамчанлыгы, тупланган тәҗрибәне тапшыру белән аерылып тора.

Оренбургта шәл бәйләүче Шәфыйковлар династиясе иҗатына багышланган күргәзмә ачылды
http://tatar-congress.org/

(Казан, 22 октября, «Татар-информ»). «Оренбург мамык шәлләре» галереясендә бәйләүче Шәфыйковлар династиясе иҗатына багышланган «Тормыш картиналарын бәйләп» исемле күргәзмә ачылды. Күргәзмә «Мәдәният» милли проекты кысаларында оештырылган һәм 6 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2020 елда Шәфыйкова гаиләсеннән килгән осталар Фәрдәнә Шәфыйкова (1940 — 2009), олы кызлары Рима (1965 елгы), Урта кызы Рита (1975 елгы), кече кызлары Ранилә (1980 елгы) түгәрәк даталарын билгеләп үтәләр.

Оренбург мамык һөнәрчелеге буыннарның дәвамчанлыгы, тупланган тәҗрибәне тапшыру белән аерылып тора. Төп һөнәри күнекмәләр әнисеннән кызына, әбидән оныгына тапшырыла. Шәл бәйләү төп шөгыль булган гаиләнең шундый классик үрнәге булып Сарыкташ районының Жёлтый авылыннан Шәфыйковлар гаиләсе торды.

Гаилә башлыгы Шәфыйкова Фәрдәнә Шәрәфиевна озак еллар дәвамында өрфия шәлләрен бәйләүче булып эшләгәне өчен 2 һәм 3 дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары, ә 1979 елда СССР сәнгать академиясе президиумы Дипломы белән бүләкләнә. Оренбург бәйләүчеләренең зур коллективы тарафыннан халык мастеры дип танылган.

Шәфыйковлар гаиләсендә барысы да сәләтле, халык остасы йортында оештырылган иҗади, үз эшенә мәхәббәт, игелеклелек атмосферасы балалар, оныклар, оныкчыклар өчен үрнәк булды, дип хәбәр итә күргәхмәне оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100