news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елга мартта Башкортстан татарлары корылтае була

Әлеге җыенда Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы Уставын гамәлдәге законнарга туры китерү турында сөйләшәчәкләр.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты республика татарларының чираттагы корылтаен үткәрү турында карар кабул итте. Ул 2021 елның 27-28 мартында узарга тиеш. Җыенда 700 делегат һәм кунак катнашыр дип көтелә. Бу турыда «Тулпар» яшьләр журналы сайты хәбәр итте.

Съездның пленар өлеше «Торатау» конгресс-холлы бинасында узачак. Төштән соң дүрт секция эшләячәк: авылны саклау һәм эшкуарлыкны үстерү, мәдәният, мәгариф, яшьләр. Кичен делегатлар һәм кунаклар өчен мәдәни чара оештырылачак, ә 28 мартта «Татар Уфасы» дип аталган экскурсия узачак.

Каралачак төп мәсьәләләрнең берсе — Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы Уставын гамәлдәге законнарга туры китерү.

Съездга әзерлек кысаларында 2021 елның февралендә Башкортстанның барлык шәһәр һәм районнарында конференцияләр үткәрү планлаштырылган, анда Уставка кертеләчәк төзәтмәләр турында фикер алышачаклар һәм съездга делегатлар сайланачак.

Җыенда Башкортстанның төрле район һәм авылларында яшәүче иң лаеклы милләттәшләребез киләчәк дип көтелә. Әһәмиятле сөйләшүдә тел һәм тарих мәсьәләләре күтәрелергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100