БТК БК Владимир шәһәре делегациясен кабул итте

Очрашуда кунаклар үзләренең проблемалары белән уртаклашты
(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казанга Владимир шәһәреннән ике дистәләп кешедән торган делегация килде.

Шәрекъ мәдәнияте халыкларының Владимир шәһәре төбәк “Бәхет” иҗтимагый яшьләр оешмасы рәисе Мөкатдәс Мортазин җитәкчелегендәге әлеге делегация составында саф татарлар, катнаш никахтан булганнар һәм татар мәдәнияте, тарихы белән кызыксынган рус милләте вәкилләре дә бар, мәшгульлекләре буенча - укучы яшьләр, табиблар, банк, мәгълүмати технологияләр өлкәләре хезмәткәрләре һ.б. Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (БТК БК) рәисе урынбасары Дамир Гыйсметдинов белән булган очрашуда Владимирда гомер итүче татарларның тормыш-яшәеше һәм мәнфәгатьләре хакында сүз булды.

Төрле кыйтгалардагы 450ләп татар милли-мәдәни оешмалары белән элемтәдә эшләгән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында барган сөйләшүдә кунаклар шәһәрдә һәм өлкәдә татар телен өйрәнүгә теләк зур булуын, ләкин югары белемле квалификацияле белгеч юклыгы проблемасы борчуын белдереп, М.Мортазин, БТК БК әйбәт белгеч табуда ярдәм итмәсме, дигән гозер белән чыкты. Д.Гыйсметдинов исә, үз чиратында, БТК БК аша квота буенча яшьләрегезне Казанга укырга җибәрегез, татар теле укытучысына муниципалитеттан штат булдырган Иваново тәҗрибәсен, анда эш барышын өйрәнегез, дип киңәш итте. Моннан тыш, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аша укытучы җибәреп була, ләкин социаль шартлар ягыннан тәэмин ителеш Владимир шәһәре җилкәсендә кала, диде. Тәкъдим белән килешеп, владимирлылар үзләренең белгече әзер булганчы ук эш башларга җыенуларын, шушы мәсьәләдә шәһәр мәгариф идарәсенә штат һәм тулай торактан урын сорау мәсьәләсен юллап йөрүләрен, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы уку әсбаплары белән ярдәм итәргә әзер икәнлеген шәрехләделәр.

Очрашуда катнашкан Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Руслан Айсин владимирлыларны татар яшьләре хәрәкәте, быел булган IV форум һәм хәзер үткәрелә торган чаралар белән таныштырды, шуларда актив катнашырга чакырды. М.Мортазин исә быел татар милли-мәдәни җәмгыяте һәм “Бәхет” җәмгыяте яшьләре көче белән Владимирда беренче тапкыр Татар мәдәнияте көннәре, аннары Сабан туе уздыруларын, рус һәм башка милләт кешеләре татарлар оештырган чараларда чәкчәк эзләп йөрүләрен горурлык катыш шатлык хисләре белән сөйләде. Киләсе елда да булачак Татар мәдәнияте көннәренә март айларында чакыру көтегез, диде.  

Очрашу ахырында Д.Гыйсметдинов БТК БК турында буклет, аның "Халкым минем" дигән үз газетасын һәм Конгресс исеменнән татарның зыялы шәхесләре турында китаплар, кунаклар үзләре рус телендә нәшер итә торган “Бәхетле бул!” газетасын бүләк итте. "Үз татар телебезне, башка телләрне дә өйрәнегез - тел белү кешене баета гына, шулай ук милли хәрәкәт юлында рух күтәренкелеген саклагыз!" - дип, рәис урынбасары Владимир каласына сәфәргә чыкканда республикабызның татар артистларын да алып барырга вәгъдәләде.