news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сахалинда мөселман зираты өчен җир кишәрлеге бүлеп биргәннәр

Сахалин татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова Сахалин татарларының тормышы турында сөйләгән.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Сахалинда җитәкчеләр милләттәшләребезнең гозеренә колак салган һәм мөселман зираты ачып җибәрү өчен шәһәр читендә җир кишәрлеге бүлеп биргән. Сахалин татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова Ульяновск шәһәренә кайтып корбан мәҗлесе үткәргән һәм башкарган эшләре турында сөйләгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ульяновск өлкә мөселман хатын-кызлар союзы рәисе Асия хаҗия Мөлекова һәм Зәкия ханым Вәлитова оештырган мәҗлестә ике төбәкнең милли, дини эшләре хакында фикер алыштылар һәм тәҗрибә алмаштылар. «Татарстанның Чүпрәле районы Каракитә авылында туып үскән милләт җанлы якташыбыз белән чиксез горурланабыз», — дигән өлкә татарлары лидеры Рамис Сафин. Ул Зәкия Вәлитовага истәлекле бүләк тапшырган.

Зәкия Вәлитова Сахалин утравында 38 ел яши. «Ел саен Сабантуй, Корбан, Рамазан һәм Мәүлид бәйрәме оештырабыз. Мәчет эшли, җомга намазына яшьләр дә шактый җыела. Имам-хатыйбыбыз Җамал хәзрәт белән берлектә бәбигә исем кушу, никах мәҗлесләре үткәрәбез. Татар мәктәбебез, „Татарстан“ дип исемләнгән футбол командабыз бар», — дигән Зәкия ханым.

Аннары Асия хаҗия Мөлекова милләттәшләребезне аеруча кызыксындырган мәсьәләләргә тукталып үткән һәм мәетне соңгы юлга озатуга бәйле дини йолалар турында сөйләгән. «Иманлы кешеләр барысы да ахирәттә очрашырлар, иншаллаһ», — дигән ул.

Мәҗлеснең икенче өлешендә остабикәләр Коръәни-Кәримнән сүрәләр укыдылар, мөнәҗәтләр әйттеләр һәм бергәләп корбан шулпасыннан авыз иттеләр. Мәҗлестә катнашучылар шундый күркәм, истәлекле очрашуны оештыру максатында зур тырышлык куйган өчен Асия хаҗия Мөлекова белән Зәкия ханым Вәлитовага олы рәхмәт сүзләрен ирештерделәр., диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100