news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Печән базары» фестивале була

Фестиваль кунакларын милли дизайн үрнәкләре, мавыктыргыч лекторийлар, экскурсияләр, альтернатив музыкаль сәхнә һәм башка яңалыклар көтә.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). 29-30 августта Казанда Иске Татар бистәсендә «Печән базары» фестивале була.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу урыны Кабан күле яр буенда була.

«Башкалабыз үзәгенә заманча, татарча ял итәргә килегез, дусларыгыз һәм танышларыгызны да чакырырга онытмагыз!» — дип искәртә оештыручылар.

Сәүдәгәрләр, дизайнерлар, фермерлар һәм рестораторлар гаризаларны 10 августка кадәр бирә ала.

Фестиваль кунакларын милли дизайн үрнәкләре, мавыктыргыч лекторийлар, экскурсияләр, альтернатив музыкаль сәхнә һәм башка яңалыклар көтә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot