news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта яңартылган татар мәдәнияте һәм көнкүреше интерактив музее ачылды

Чара азагында кунаклар өчен музей буйлап экскурсия булды, төбәк татар җәмәгатьчелеге вәкилләре тапшырган яңа экспонатлар күрсәтелде.

Санкт-Петербургта яңартылган татар мәдәнияте һәм көнкүреше интерактив музее ачылды
https://tatspb.tatarstan.ru/

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта яңартылган татар мәдәнияте һәм көнкүреше интерактив музее ачылды. Анда Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, Ленинград өлкәсе Дуслык йорты җитәкчелеге, мәдәният эшлеклеләре һәм шәһәрнең һәм өлкәнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре чакырылган иде.

 Яңартылган музейның яңа проектын Ленинград өлкәсенең «Файда» татар мәдәни җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, бизнесмен Айрат Маннанов башлап җибәрде. Музейны, экспозицияне һәм көнкүреш һәм мәдәният предметларының яңартылган коллекциясе шулай ук «Файда» татар җәмгыяте әгъзалары акчасына да булдырылды. Бу турыда Татарстанның даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кунаклар алдында Ренат Вәлиуллин чыгыш ясады. Ул Айрат Маннановка, «Файда» ширкәте әгъзаларына актив җәмәгать эше һәм иганәчелек ярдәме, музейны яңарту идеясе өчен зур рәхмәт белдерде һәм аңа Татарстанның Даими вәкиллеге белән уңышлы хезмәттәшлек өчен «ТАССРның 100 еллыгына» истәлекле билгесен тапшырды.

Чара азагында кунаклар өчен музей буйлап экскурсия булды, төбәк татар җәмәгатьчелеге вәкилләре тапшырган яңа экспонатлар күрсәтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100