news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рейхстагка Кызыл байрак элгән Гази Заһитов хакында «Балкыш» тапшыруында сөйләделәр

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкилле ярдәмендә әзерләнгән тапшыру эфирга чыкты.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Уфада чыга торган «Балкыш» тапшыруында Бөек Ватан сугышы ветераны, 1945 елның 30 апрелендә беренчеләрдән булып Рейхстаг бинасы өстенә Кызыл байракны элгән кеше Гази Заһитов язмышы хакында сөйләнә. Тапшыру Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкилле ярдәмендә әзерләнгән Бу турыда Конргессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Безнең гаскәрләр Берлин үзәгенә якынлашып килгән чакта, иптәш Заһитов Рейхстагны штурмлауда катнашырга һәм аңа беренчеләрдән булып Җиңү Байрагын кадарга шәхси теләген белдерде», — ди майор Максимов.

«1945 елның 26 апрелендә Заһитов, сержант Михаил Минин, өлкән сержантлар А. Бобров һәм А. Лисименко белән бергә, хәрби бурычны үтәргә кереште. Һөҗүм итүче пехота алдыннан үтеп, Заһитов Рейхстагка бару юлын ачыклады һәм шуның белән безнең сугышчыларның хәрәкәтенә булышлык итте». Бу юллар майор Максимов язмасыннан, диелә бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot