news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нижгар төбәгендә “Җәйге очрашулар” I ачык өлкә татар халык иҗаты фестивале уздырылачак

Фестивальдә катнашуның төп шарты — киемнәрдә милли бизәкләр төшерелгән булу һәм чыгышларның татар телендә яңгыравы

 (Казан, 22 июнь, ”Татар-информ”). 14 августта Түбән Новгород өлкәсе Пилнә районы Петрякс авылында “Җәйге очрашулар” I ачык өлкә татар халык иҗаты фестивале уздырыла.

Фестиваль кысаларында, татар милли эшләнмәләреннән, камыр ризыкларыннан, кулланма сәнгать әйберләреннән күргәзмә оештыру һәм ул әйберләрне сату каралган.

Фестивальдә катнашырга җыр һәм бию ансамбльләре, фольклор төркемнәре, вокаль ансамбльләр, хорлар, хорегорафик төркемнәр, инструменталь оркестрлар һәм ансамбльләр, драматик һәм театр коллективлары чакырыла. Фестивальдә катнашуның төп шарты — киемнәрдә милли бизәкләр төшерелгән булу һәм чыгышларның татар телендә яңгыравы. Катнашучыларның яше чикләнмәгән, иҗат төркемнәренең 20 кешедән артмаган булуы мөһим.

Фестивальдә катнашу өчен 25 июньгә кадәр gsn.sergach@mail.ru электрон адресына яки (883)19255195 номерлы телефонга факс аша анкета-заявканы юлларга кирәк, диелә “Татарлар.info” сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot