Чит ил татарлары Болгарда ислам динен кабул итү көненә багышлап җыр яздырган

«Болгарым» җырын Россия төбәкләре һәм Италия, Чехия, Эстония, Беларусьта яшәүче милләттәшләр башкарган.

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төрле илләрдә яшәүче татарлар Идел буе Болгарында ислам дине кабул ителү көне уңаеннан флешмоб үткәргән. «Болгарым» җырын шагыйрь Рифат Сәлах, көен Ильяс Халиков иҗат иткән. Проект авторы — «Анталия татарлары» оешмасы җитәкчесе Оксана Назарова.

Җырны Россиядән Ильяс Халиков, Ярамир Низаметдинов, Динар Байтимеров, Руслан Абдрафиков, Италиядән Рәфис Хөснетдинов, Эстониядән Рафаэль Шәрәфетдинов, Чехиядән Кыям Кормакаев, Беларусьтан Тимур Одинаев башкара.

«Болгар турында җыр иҗат итәсе килде. Дустым Рифат Сәлахның шигырьләр китабын карап утырганда Болгар турында шигырь юллары килеп чыкты. Күңелгә үтте. Көе дә шул ук мизгелдә иҗат ителде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә җырның авторы Ильяс Халиков.

Аның сүзләренчә, ислам диненең 922 елда майда кабул ителүе — дәрәҗә дә, матурлык та. Ильяс Халиков бабаларыбызның ислам динен бернинди кан коюсыз, сугышсыз кабул итүен дә искә төшерде. «Татар һәм мөселман булуыбыз белән сөенеп, горурланып яшәргә тиешбез», — дип саный ул.

Италиянең «Wolf-Ferrari» ансамбле солисты Рәфис Хөснетдинов флешмобны зур вакыйга дип атады. «Татар, мөселман халкы бу бәйрәмне ихтирам итә. Кайсы җирдә, илдә яшәсәк тә, бу — безнең халкыбыз тарихы. Яшь буынга искәртеп, аңлатып китү мөһим. Яшьләр ата бабаларының килеп чыгышын, тарихын белсен иде», — дип теләде ул.

Таллин шәһәренең «Алтын» татар вокаль студиясе җитәкчесе Рафаэль Шәрәфетдинов якын киләчәктә яшьләрне, олы буын кешеләрен җыеп, Болгар турында видео-экскурсия эшләргә теләвен әйтте. «Болгар турында бөтенләй белмәүчеләр бар. Флешмоб аша халыкны тарихи ватаныбызның матурлыгын күрсәтеп булуына сөенәм», — диде ул.

 «Европада яшәүче татарлар өчен бу җыр проекты чын мәгънәсендә зур бүләк булды. Безнең буын бу хакта горурланып сөйләсә, яшьләребез тарихны белер, өйрәнер иде», — диде проектта катнашучы.

Чехиядә яшәүче Кыям Кормакаев фикеренчә, мөселман гореф-гадәтләре татарларың милли-мәдәни тәңгәллеге өчен нигез булып тора. «Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү татар дөньясы традицияләрендә ислам диненең ролен һәм урынын бәяләү өчен үткәнне яңача аңлау факты буларак кирәк», — дип саный ул.

«Ислам кабул итүнең төгәл датасы турындагы бәхәсләр әле дә дәвам итә, чөнки тарих — төгәл фән түгел. Проектта катнашучылар татар яшьләренең ислам тарихына кызыксынуны арттыруга көчләреннән килгәнчә өлеш кертергә тырышты», — диде Кыям Кормакаев.