Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Туймазы шәһәрендә Тукай бюсты ачылды
Меценат һәм эшкуар Фәнир Галимов шулай итеп күптәнге хыялын тормышка ашырган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Башкортстанның Туймазы шәһәрендәге “Төмәнәк” татар тарихи-мәдәни үзәге каршына Габдулла Тукай бюсты куелды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты, композитор, меценат һәм эшкуар Фәнир Галимов шулай итеп күптәнге хыялын тормышка ашырды, үзенең милләтенең тугры улы булуын, аның үсеше өчен җан атуын чираттагы тапкыр исбат итте", диелә бу хәбәрдә.
Фәнир Галимов “Төмәнәк” татар тарихи-мәдәни үзәген, Төмәнәк төбәгендә ачык һавада “Бабай утары” музей-комплексы оештырган.
"Ел башында эшләп киткән “Тәртип-Туймазы” радиосы да милләттәшләрне туган телдә сәламли. Һәм менә инде Тукай бюсты да күпләр, бигрәк тә яшьләр өчен фәһемле очрашу урыны булыр", диелә бу хәбәрдә.
Тукай бюстын ачу тантанасына район хакимияте вәкилләре, татар җәмәгатьчелеге, укытучылар, укучылар, күрше районнардан, Татарстаннан кунаклар килгән. Ахырда үзәкнең якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүче балалар кечкенә концерт күрсәткән
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз