Данис Шакиров Пенза өлкәсен татар халкының мөһим тарихи-мәдәни үзәге дип атады

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Пенза җирлеге белән тыгыз бәйләнгән татар шәхесләрен искә төшерде.

(Пенза, 22 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Әдһәм Тенишевның 100 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә Пенза өлкәсен татар халкының мөһим тарихи-мәдәни үзәге дип атады.

Ул Һади Такташ, Кәрим Тинчурин, Габдрахман Әбсәләмов, Гадел Кутуй, Шәриф Камал, Муса Акъегет, Муса һәм Заһир Бигиевлар, Гафур Коләхмәтов кебек татар шәхесләренең дә тормыш юлы хәзерге Пенза җирлеге белән тыгыз бәйләнгәнен искә төшерде.

Алдарак әйтелгәнчә, фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында Пенза өлкәсе губернаторы вазифасын башкаручы Олег Мельниченко да чыгыш ясады.

«Пенза өлкәсендә туган күренекле татарларның берсе — танылган академик, илдә тюркологиягә нигез салган академик Әдһәм Тенишев. Ул татарларны дөньяда таныткан шәхес. Тел белгечләре, тарихчылар һәм галимнәр белән беррәттән Тенишевның мирасын студентлар һәм аспирантлар да өйрәнүе куандыра», — диде Данис Шакиров.

Данис Шакиров конференция кунакларына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев сәламен дә җиткерде.

Әдһәм Тенишевның 100 еллыгына багышланган илкүләм фәнни-гамәли конференция Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән оештырылды. Бөтендөнья татар конгрессы конференциягә Татарстаннан татар дөньясының күренекле галимнәрен, төбәк тарихын өйрәнүчеләрне җибәрергә ярдәм итте.