news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтен дөнья татарлары онлайн берләшеп «Туган тел»не җырлады

Җырны Кырым татар музыканты Әнвәр Измайлов аккомпанементында башкаралар.

Бөтен дөнья татарлары онлайн берләшеп «Туган тел»не җырлады

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Үз-үзеңне изоляцияләү вакытына карамастан, планетаның төрле почмакларында яшәүче татарлар онлайн рәвештә берләшеп «Туган тел» җырын яздырды. Бу хакта Урал татарлары сайты хәбәр итә.

«Апрель — үзенчәлекле ай, чөнки нәкъ менә шул айда „Туган тел“ җыры — бөтен татарлар гимны авторы Габдулла Тукай туган», диелә бу хәбәрдә.

Музыканы Әнвәр Измайлов (Кырым) башкара. Ул 1955 елда Үзбәкстанның Ферганә шәһәрендә туа. Аның гаиләсе бирегә 1944 елда Кырым татарларын депортацияләү барышында Кырымнан җибәрелә. Ул электр гитарасында уйнау буенча (башта рок-музыка) биредә сәнгать училищесының фагот классын тәмамлый.

Җырны Зөлфия Камалова (Австралия), Дениз Бадретдин һәм Динә Ясмин (Финляндия), AYGYUL (Австралия) башкара.

Зөлфия Камалова World music стилендәге күпсанлы музыка конкурслары лауреаты. Австралиянең «Ел җырчысы-2001», «World music-2002» жанрында иң яхшы башкаручы. Дениз Бадретдин һәм Динә Ясмин Başkarma төркемендә катнашучылар. AYGYUL «Snickers Урбании»ның элеккеге җиңүчесе, ә хәзер җырчы, композитор, музыкант-мультиинструменталист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100