news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Җитәкчеләр татарча чыгышлар ешрак ясый башлады

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе фикеренчә, бу әле канәгатьләнерлек дәрәҗәдә түгел.

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Утырышларда җитәкчеләрнең татар телендә чыгышлары ешрак яңгырый башлады — моны уңай күренеш буларак әйтәм», — дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.

«Муниципаль һәм дәүләт органнары белән хезмәттәшлек мәсьәләсенә килсәк, дәүләт органнары, министрлыклар, районнар эшчәнлегендә татар теле куллану тәҗрибәсен киңәйтү, киңәшмәләрдә, рәсми сайтларда, социаль челтәрләрдә аккаунтларда мәгълүматның ике дәүләт телендә дә алып барылуына басым ясыйбыз. Без теләгән үк нәтиҗәләргә ирештек дип әйтә алмыйм, ләкин тәкъдимнәребез игътибарсыз калмады», — диде Марат Әхмәтов.

Ләкин ул журналистларга бүгенгесе белән әлегә канәгать булмавын әйтте, чөнки татар теле хәйран камил булган район башлыклары, министрлар да телне үзара аралашуда, халык белән элемтәдә, рәсми чыгышларында сирәк файдалана, диде.

«Күбесе кушкан өчен генә яки Президент бу мәсьәләгә игътибарлы булганы өчен генә берничә сүз, җөмлә кыстырып сөйләшә. Аны безгә яшәү рәвешенә әйләндерү өчен эшне даими алып бару, һәрдаим аларның үз-үзен тотышына безнең мөнәсәбәтне сиздереп барырга кирәк», — ди Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов киңәшмә, йомгаклау коллегияләре, утырышлардан соң чыгыш ясаучыларга үз фикерен җиткереп бара.

«Барысының да мөнәсәбәте мин теләгәнчә үк түгел инде. Кайберләре ватып-сындырып сөйләшкәнлектән, авыр хәлдә калмас өчен дә русча сөйләшергә тырышалардыр. Аларның командалары да бөтен мәгълүмати материалларны рус телендә әзерли, кемнедер яллап тәрҗемә итәргә, аннары үзеңә сөйләргә өйрәнергә кирәк. Катлаулыклары бардыр инде, русча уйлаучыларга аны татарчага тәрҗемә итәргә дә, телең белән әйтеп бирергә дә кирәк бит», — диде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100