news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әфганстанда «Мин татар» флешмобы узды

Флешмобны Әфганстандагы татар мәдәни фондының яшь активистлары уздырган.

Әфганстанда «Мин татар» флешмобы узды
https://tatar-congress.org/

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Әфганстан Ислам республикасында социаль челтәрләрдә «Мин татар» исемле флешмоб узды.

Илдәге барлык татарларны берләштерү максатыннан үткәрелгән акциядә 10 меңләп кеше катнашты, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Флешмобны Әфганстандагы татар мәдәни фондының яшь активистлары уздырган. Аларның берсе — Ходжат Надери Бөтендөнья татар конгрессына әфган татарлары өчен татар теле онлайн-курсларын оештыру үтенече белән дә чыккан иде.

  • 13 марттан, Әфганстан хөкүмәте карары нигезендә, биредә гомер итүче татарлар үз милләтен электрон паспортта да күрсәтә ала. Моңа кадәр мондый хокуклары юк иде. Һәм милләт графасында алар Конституциягә кертелгән теләсә кайсы башка милләтне язалар иде.
news_right_1
news_right_2
news_bot