news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар исемнәре һәм фамилияләре сүзлеген төзи

Сүзлектә татар исемнәренең һәм фамилияләренең татарча һәм русча язылышы биреләчәк.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар исемнәре һәм фамилияләре сүзлеген төзи
Рамил Гали

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар исем һәм фамилияләренең русча-татарча сүзлеген төзи.

«Без яңа гына русча-татарча татар антропонимнары, ягъни кеше исемнәре һәм фамилияләре сүзлеген туплауны тәмамладык. Бүген-иртәгә эшебезне тапшырырга торабыз. Бу хезмәт ЗАГС үтенече буенча эшләнде. Ул шулай ук журналистларга да бик кирәкле булачак. Без аны алга таба китап итеп тә чыгарырга торабыз», — диде Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов Татарстан Фәннәр академиясендә татар лексикографиясенә багышланган түгәрәк өстәлдә.

Авторлар сүзләренчә, сүзлектә татар исемнәренең һәм фамилияләренең татарча һәм русча язылышы биреләчәк.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты төзегән сүзлекләрнең электрон варианты Татарстан Фәннәр академиясенең сайтында туплана. Бүгенге көндә анда 58 сүзлек урнаштырылган. Яңа сүзлек тә биредә урын алыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100