news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта татарлар төзеткән биналарга экскурсия үткәрә башлаганнар

«Сүзләрнең мәгънәсе, тәрҗемәсен аңлатам, сорауларга җавап бирәм. Татар мәдәнияте белән таныштырам», — экскурсияне үткәрүче Әлфинур Ахунова.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Екатеринбург тарихын өйрәнүче Әлфинур Ахунова шәһәрдәге татар мирасы турында экскурсияләр үткәрә башлаган.

«Экскурсиянең исеме „XIX–XX гасыр чигендә Екатеринбург“ дип атала. Экскурсия шәһәрнең уң ягында уза. Без XIX гасырда төзелгән шәһәрнең сәүдә ягында йөрибез. Үземнең маршрутымда мин бүгенгәчә сакланып калган иске йортларны һәм татар мирасы белән бәйле биналарны күрсәтәм», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

2020 елда Әлфинур Ахунова Екатеринбург тарихы музее каршындагы «Шәһәр маршрутлары мәктәбе»ндә белем алган. Мәктәптә татар мирасы турында авторлык маршрутын рәсмиләштергән һәм экскурсияләр үткәрә башлаган.

Аның әйтүенчә, экскурсия барышында Вайнер урамында урнашкан Уралдагы беренче универсаль сәүдә йорты, Успенский һәм Покровский урамнары почмагында модерн стилендәге йорт кебек биналар күрсәтелә. «Тихвинская урамында „Казан“ йорты ачылуын, анда мөселман гыйбадәтханәләре булганын беләбез һәм Усольцевская урамындагы „Татар бистәсе“ н карап үтәбез», — диде ул.

Экскурсияләрне алып барганда Әлфинур Ахунова татар гореф-гадәтләре, татар телендә еш кулланыла торган сүзләр, урын, елга, торак пунктлары исемнәрен искә алуын әйтте. «Сүзләрнең мәгънәсе, тәрҗемәсен аңлатам, сорауларга җавап бирәм. Татар мәдәнияте белән таныштырам. Экскурсиядә катнашучылар канәгать кала. Иң озак барган экскурсия алты сәгатькә сузылды», — диде ул.

Әлфинур Ахунова экскурсияләр үткәрүне хобби дип белдерде. «Мин һәрвакыт ләззәт алам. Экскурсиядә 300дән артык кеше булды. Күбесенчә җәяү йөрибез, велосипед белән дә чыккан булды», — диде экскурсовод.

«Иң кызыгы — экскурсия ахырында кайбер кешеләр татар тамырларыннан булулары турында сөйли башлый. Онытылып барган гаилә традицияләрен, фамилияләренең килеп чыгышын, әби-бабаларының исемнәрен исләрен төшерә. Кызганыч, экскурсиядә катнашканнарның күбесе инде татар телен белми һәм аңламый», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100